"Дуслык территориясе" ндә футболкаларны бизәү

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

7 июнь көнне "Дуслык территориясе" ндә бистә яшьләре өчен «Футболкаларны бизәү» дигән мастер-класс узды.

Кием-салымны бизәү  - бу иң популяр һәм барысы да яраткан мастер-класс, ул өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә туры килә.

Мастер-классның һәр катнашучысы үз куллары белән үзенчәлекле итеп футболкасын бизи алды. Төсләр гаммасын сайлау һәм дизайн һәркемнең  үзенеке иде. Рәсемне билгели алмаган кешеләр өчен трафаретлар әзерләнде. Балалар зур кызыксыну белән үзләренең футболкаларына рәсем төшерде  һәм буяды. Әзер эшләнмәләргә сокланырга гына түгел, ә аларны кияргә дә мөмкин булачак – чөнки бу бик күңелле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International