Яшенле яңгыр - магнитланган болытлар һәм җир өслеге арасында электр разрядлары барлыкка килүеннән гыйбарәт гадәттән тыш куркыныч атмосфера күренеше.
Су - идеаль электр энергиясе үткәргече. Суда яшен, сугу ноктасында гына түгел, ким дигәндә, 100 метр радиуста да зарарлый.
Хәтерегездә тотыгыз! Сулык һәм яшенле яңгыр – үтергеч көч!
Яшен сугуы кешегә үлем куркынычы белән яный (баш һәм сөяк мие, үзәк нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системалары зарарлана һ.б.).
Балаларның яшен вакытында суда булуы өлкәннәргә караганда күпкә куркыныч, чөнки өлкәннәр судан башларын гына чыгарып йөзә, ә балалар су өстеннән 2-3 тапкыр югарырак булып, сай суда чупырдый.
Яшенле яңгыр башланыр алдыннан:
Кичекмәстән сулыкны калдырыгыз һәм өйгә кайтыгыз.
Әгәр бу мөмкин түгел икән, сулыктан кимендә 100 метрга еракка урнашыгыз һәм яшен сугудан сакланган куркынычсыз урында урнашыгыз (яр авышлыгы, куаклык, урманчык).
Кесә телефонын тулысынча сүндерергә кирәк.
Кулчатыр кулланмагыз.
►Әгәр яшенле яңгыр килеп җиткән икән инде:
Йөзегез яки ярга тыныч кына барыгыз, кулларыгызны селтәмәгез. Алга таба элек күрсәтелгән гамәлләрне башкарыгыз.
►Суднолар хуҗаларына яшенле яңгыр вакытында түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
Мөмкин кадәр җилдән сакланган урын табарга һәм анда якорь ташларга.
Әгәр ябык каюта булса, барлык борттагы кешеләр шунда барырга һәм металл предметлар, электр үткәргечләр һәм электр җиһазларыннан ераграк торырга тиеш. Каюта булмаганда, мөмкин кадәр түбәнрәк, көймәнең уртасында урнашу яхшырак .
Исегездә тотыгыз: яшенле яңгыр килеп җитүне шактый төгәл билгеләргә була, тик яшен кая сугачагын ачыклау мөмкин түгел.
Яшен вакытында сулыкта булмаска тырышыгыз, ә бу мөмкин булмаса, кичекмәстән судан куркынычсыз урынга эвакуацияләнү өчен барлык чараларны күрегез.
.jpg)
.jpg)