Бәйрәм уңаеннан гимназиянең мәктәп яны лагерында "Гаилә - ул һәрвакыт синең белән булган нәрсә!” – дип аталган рәсемнәр конкурсы узды. Балалар үз гаиләләре, гаиләнең кеше өчен мөһимлеге турында сөйләделәр.
Кеше өчен иң мөһиме - ул якыннарың һәм туганнарың, без яраткан, без игелек һәм бәхет теләгән үрнәк алырлык затлар, кайгыртучан кешеләр.