Төрле елларда Бәйрәкәтамак һәм Бәйрәкә авыл Советларына кергән Яңа юл авылында туып-үскән кешеләр авылның 95 еллыгын билгеләп үттеләр.
Кайчандыр бетерелгән авыл урынына кече ватаннары йөрәкләрендә мәңге сакланган авылдашлар җыелды. Хәтта бүген дә, элеккеге авыл урынында булып, матур табигать белән сокланмаска мөмкин түгел. Җыр – бию, хатирәләр, сый-нигъмәтләр, бүләкләр, авылдашларының очрашулары белән үзенчәлекле кече Сабан туе - бу кешеләр өчен кирәкле энергия. Аны ата-бабаларының җире, аларның балачаклары һәм үсмерчаклары үткән төбәк үзе бүләк итә.
Яңа юл халкының туган төбәкләренә җитди караулары мисалы – аларның зиратны тәртиптә тотуы, аның ихаталары төзек булуы . Бу хакта Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина чыгыш ясады.
Бәйрәкә авылы иҗат коллективлары - «Моңлы Саз» фольклор ансамбле һәм «Тургай» бию төркеме чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Шунысы игътибарга лаек, авылның юбилее Корбан гаете белән бер көнгә туры килде. Бәйрәкә авылы мулласы барысын да шушы истәлекле дата белән котлап, бәйрәм вәгазе укыды.