Җиңел атлетикада ютазылыларның уңышлары

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча 1996-1997 елгы кызлар һәм яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының IX җәйге Спартакиада узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 31 район һәм шәһреннән 630 спортсмен катнашты. Ютазы районының 12 кешедән торган җиңелатлетлар командасы да бу ярышларда катнашып яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ирина Бибенина 400 метрга йөгерүдә 11 урынны яулады. Җиңел атлетика буенча Ирина инде 3  ел шөгыльләнә һәм бөтенроссия ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Диск ату буенча Галәветдинова Лина 6 урын яулады. Ул җиңел атлетика белән 2 ел гына шөгыльләнә һәм ядрә һәм диск ату буенча ярышларда катнаша. Нәтиҗәдә Татарстанның кече районнары арасында  безнең команда 3 урынны яулады.

 Шулай ук шушы көннәрдә  18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Башкортстанның XIX ярыммарафоны Кандракүл буенда узды. 3 км ара узуда Ильнар Йосыпов 5 урынны яулап велосипедка ия булды.  Яшь җиңелатлетларны Файсханов Рүзил Ринат улы әзерли. Аның ярдәме
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International