9 июльдә, Ютазы районының барлык мәчетләрендә мөселманнар Корбан гаетенә җыелды.
Чарада катнашучыларга котлау сүзләре белән район башлыгы Аяз Шәфигуллин мөрәҗәгать итте.
- Бу бәйрәмдә исламның иң яхшы традицияләре, аның әхлакый идеаллары чагылдырылган,- дип билгеләп үтте Аяз Шәфигуллин.
- Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны ишетсен, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга хәер-фатихасын бирсен. Изге ниятләр һәм гамәлләр гаделлек белән бүләкләнәчәк, - диде Кече Урыссу авылы имамы Камил хәзрәт Абдуллин.
Корбан бәйрәме - ислам диненең төп бәйрәмнәреннән берсе. Ул ел саен Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлану уңаеннан билгеләп үтелә.