Җәй – балалар ялы өчен менә дигән вакыт, ә су - балалар организмын сәламәтләндерүнең гаҗәеп чарасы. Тик коену аны дөрес һәм куркынычсыз кулланганда гына файдалы.
Җәен балалар өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә, кирәк булган очракта үз-үзеңә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белергә кирәк.
Суда куркынычсыз ял - ул яхшы йөзә белү генә түгел, ә җәйге чорда суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү, үз көчеңне контрольдә тоту, саклык һәм дисциплинаны үтәү дә.
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча тәкъдим ителә торган белешмәлектә балалар өчен сулыкларда, коену, көймәләрдә, катамараннарда йөрү һ. б. вакытта куркынычсызлыкның төп таләпләре бар.
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре
1. Су коеныр алдыннан ял ит, суга эсселәгән килеш кермә, разминка яса.
2. Суга акрын һәм сак кына кер, суга билгә кадәр кергәч, тукта һәм тиз генә башың белән чум.
3. Ярдан ерак китмә, кисәтү билгеләреннән (тамгалар, сигнал калкавычларыннан) читкә китмә.
4. Суда 15-20 минуттан да озаграк булма.
5. Суда хәрәкәтсез басып торма, йөз һәм су коен.
6. Берүзең генә йөзмә, бигрәк тә, үз көчеңә ышанмасаң.
7. Суда бер-береңнең аякларын, кулларын, башын тоту белән бәйле уеннар оештырма.
8. Әгәр сине суда нәрсә дә булса куркытса, кычкырма, чөнки үпкәләргә су эләгергә мөмкин.
9. Йөзә белмисең яки начар йөзәсең икән, суга билдән югарырак кермә.
10. Моторлы көймәләр, скутерлар, суднолар хәрәкәте урыннарына йөзмә һәм аларга якын килмә.
11. Әгәр моторлы көймә яки скутер сиңа таба хәрәкәт итә икән, сине күреп алсыннар өчен, кулларыңны болга, һәм читкә йөз.
12. Һава тутырылган матраста яки боҗрада йөзмә, һава тотырылган йөзү чарасы сафтан чыгарга мөмкин яки сине җил белән еракка алып китәргә мөмкин.
13. Бүрәнәдә, такталарда, кулдан ясалган салларда йөзәргә маташма.
14. Ярдан йөзгәндә, үз көчләрең ярга кайту юлына җитсен өчен исәп тотып йөз.
15. Арыган вакытта, ярга тыныч кына йөзеп, бераз ял итәргә яки аркада йөзәргә була.
16. Тирән су астына чумарга яки мөмкин кадәр су астында озаграк йөзәргә тырышма.
17. Таныш булмаган урыннарда суга чумма, ташлар, судагы ботак-чатаклы агачлар, металл чыбыклар һ. б. булырга мөмкин.
18. Көймәләргә ябышма, навигация җиһазлары билгеләренә – бакеннар, буйлар өстенә менмә;
19. Суда кече энеләреңне һәм сеңелләреңне күзәтеп тор.