Урыссудагы 1 санлы мәктәпнең мәктәп яны лагеренда саннар дәресе узды

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Тормышның төрле өлкәләренә цифрлы технологияләр кертү, тормыш сыйфатын күтәрү һәм икътисадны үстерү өчен бу цифрлаштыру дигән сүз.

Цифрлаштыру көндәлек  бурычларны үтәргә һәм кеше катнашыннан башка карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Әйтик, безнең тормышыбызга күптән кереп, инде беркемне дә акыллы йортлар, заводлардагы роботлар, пилотсыз автомобильләр, электрон көндәлекләр, онлайн укыту, яки берничә минут эчендә билетлар сатып алу белән гаҗәпләндереп булмый.

Урыссуның 1 санлы башлангыч белем бирү мәктәбе мәктәп яны лагеренда Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында республика программасы буенча саннар дәресе узды. Әлеге дәрес сәнәгатьтә цифрлаштыру, цифрлы производство кеше тормышына, икътисадка йогынты ясавын аңлау кебек белемнәрне формалаштыруга юнәлтелгән иде. Шулай ук дәреснең максаты булып кече яшьтәге мәктәп укучылары арасында ИТ-индустриядә иң кирәкле юнәлеш һәм һөнәрләргә юнәлеш бирү, шулай ук информатика, технология, җәмгыять белеме кебек фәннәрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру тора. Презентация күрсәтелде, тема буенча сораулар буенча фикер алышу булды һәм проект материалларына нигезләнгән уеннар үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International