Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2022 елның 13июленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2022 елның 13 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр, җил тизлегенең кыска вакытлы көчәюе секундына 17-22 метрга кадәр җитүе, аерым районнарда көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Явым-төшем вакытында:
- урамда булганда сак булыгыз, һава электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз йортларындагы аз ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларның җимерелүе җәрәхәт алуга китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр агып төшкән суларын юнәлтүгә әзерләү буенча чаралар күрергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.