Урам бәйрәме - ул туганнар һәм якыннар, таныш кешеләр һәм кунаклар даирәсендә бәйрәм уздыру.
Без дә туган авылыбыз Көрәш-Бүләк авылында Урам бәйрәме үткәрергә булдык.
Һәм, әлбәттә инде, Мичурин урамында яшәүчеләр өчен "Самавыр янында" дигән ял кичәсе оештырдык. Ял итү һәм күңел ачу өчен менә дигән җәйге кич.
Бәйрәмне алып баручылар юбилярларны, иң өлкән авылда яшәүчеләрне, иң яхшы йорт биләмәләре хуҗаларын котладылар. Чәй өстәле артында кунакларның үзләре әзерләгән күчтәнәчләре белән сыйландылар. Кичә шәп узды, уеннар, җырлар һәм биюләр белән аралашып барды.
Клуб мөдире - Фәридә Гайфуллина