Безнең бистәдә тузганакны хәтерләтүче гадәти булмаган прическалы үсмер яши. Мөгаен, кем турында сүз баруын барысы да аңлагандыр һәм күз алдына китергәндер.
Таныш булыгыз бу малайның исеме Альмир Вәлиев.
Альмир белән якыннан танышу өчен без аны редакциягә чакырдык.
- Сөйлә әле, Альмир, син үз-үзеңне күрсәтү өчен нәкъ менә шундый прическа сайладыңмы?
- Минем бабам шундый ук бөдрә чәчле иде, әмма ул чәчен һәрчак кыска итеп кистереп йөрде. Ә минем, үстерсәм, чәчем ничек буласын беләсем килде. Апам идеямне хуплады һәм бик шәп килеп чыкты! Бу матур һәм гадәти түгел, миңа бик ошый, - дип серләре белән уртаклашты Альмир.
Гомумән, Альмир - үзенчәлекле һәм кызыклы малай. Аның белән аралашуы җиңел, ул күңелле һәм аралашучан. Кибер-спорт һәм компьютерлар белән мавыга. Быел Альмир әти-әниләре белән "Әни, әти, мин - спорт сөюче гаилә" бәйгесендә катнашкан.
Гөлчәчәк һәм Ленарис Вәлиевлар улларына барлык башлангычларында да ярдәм итәләр, киңәшләр бирәләр. Апасы Лиана, "Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте" нең 2 нче курс студенты - Альмир өчен төп үрнәк.
- Без Лиана белән бик дус, ул мине ярты сүздән аңлый, һәрвакыт мактый һәм хуплый, - дип сөйләде Альмир.
Компьютерлардан тыш, үсмер велосипедта йөрергә ярата, ул бәләкәйрәк чакта самбо белән шөгыльләнгән, тагын әле ул район велосипед спорты конкурсында 3 нче урынны алган. Альмирның иң гадәти булмаган мавыгуы - ул пироглар пешерергә ярата икән!
"Син кем булырга хыялланасың?” – дигән сорауга ул , уйланып, биредә компьютер һәм кулинария арасыннан сайларга кирәк, дип җавап бирде. Һәм бер минуттан соң гениаль идея җиткерде – интернет-кафе ачарга. Ягъни, аның үз кафесы булачак , анда аның шәхси рецептлары буенча камыр ашлары һәм һәркайда компьютерлар булачак, анда килүчеләр эшли, уйный, кирәкле мәгълүмат эзли алачак.
Альмир шулай ук сыйныф җитәкчесе Диләрә Хафизова төзегән «SAVA - TV» мәктәп проектында да эшли. Бу проектта Альмир видеороликлар төшерә, аларга монтаж ясый.
Төрле яклап алга киткән үсмер укырга һәм яңаны белергә ярата.
Альмирның хыяллары тормышка ашсын һәм аның тормыш юлында бары тик уңай һәм тәртипле кешеләр генә очрасын иде.