2022 елның 11 июленнән 10 августына кадәр Татарстан Республикасының бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә Административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче өчен һәлак булу яки имгәнү ихтималын алгы утыргычтагы пассажир өчен - 50% ка, арткы  утыргычлар пассажирлары өчен  –

25% ка киметә. Машина әйләнгән вакытта куркынычсызлык каешын эләктерүченең исән калу мөмкинлеге биш тапкыр арта.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче сак булырга һәм алар каеш эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш. 2022 елның 6 аенда Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан иминлек каешларыннан файдалану кагыйдәләрен бозуның 218 очрагы ачыкланды. Әлеге гражданнар РФ КоАП 12.6 статьясы буенча 1000 сум күләмендә штраф салып административ җаваплылыкка тартылды.

Куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны теркәү шулай ук автомат режимда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фотовидеофиксацияләү комплекслары тарафыннан, транспорт чаралары милекчеләрен административ җаваплылыкка тарту белән гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ дәүләт автомобиль инспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

 

Марс Гәрәев, Ютазы ЮХИДИ бүлеге начальнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International