ТР Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары салым түләүчеләре игътибарына

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең эш нәтиҗәлелеген арттыру һәм структурасын оптимальләштерү максатларында 2022 елның 19 сентябреннән  Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче номерлы районара инспекциясе (Бөгелмә шәһәре) Татарстан Республикасы буенча 16 нчы номерлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясенә (Әлмәт шәһәре) кушылу юлы белән үзгәртеп корыла.

 

2022 елның 19 сентябреннән оешмаларның, аларның аерым бүлекчәләренең, аларның күчемсез милек һәм транспорт чараларының урнашу урыны булган оешмаларның, шулай ук Татарстан Республикасының Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы муниципаль районнары территорияләрендәге гражданнарга хезмәт күрсәтүне Татарстан Республикасы буенча 16 нчы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе (Юридик адрес 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Сөләйманова ур., 1а йорт) гамәлгә ашырачак. Бөгелмә шәһәрендә инспекциянең өстәмә офисы оештырылачак, ул салым органнарының дәүләт хезмәтләрен күрсәтәчәк.

2022 елның 19 сентябреннән салым органына салым һәм бухгалтер хисабы документларын, гаризаларны һәм башка документларны тапшырганда инспекция – хокук дәвамчысы реквизитларын күрсәтергә кирәк (ФСНС 1644 коды).

Тулырак мәгълүматны Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы номерлы районара инспекциясенең үзәк офисында алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International