Үз үрнәкләре белән бер-береңә тугры булу һәм бер-береңә булган мәхәббәтне саклау - зур хезмәт кенә түгел, ә гадәти булмаган бәхет тә икәнлеген исбатлаучыларны котладылар. Чарада район башлыгы Аяз Шәфигуллин катнашты. Изге теләкләр һәм котлаулар белән ул бәйрәм кунакларына мөрәҗәгать итте һәм бүләкләү тантанасын җитәкләде.
- Гаиләдә үзара аңлашу бар икән – бәхет шул инде. Гаилә нык булса, безнең район да көчлерәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Аяз Әдипович.
Тантананың төп сәбәпчеләре - Иске Урыссу авылыннан Гыйниятуллиннар гаиләсе, алар 55 ел бергә гомер кичергәннәр. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин Гыйниятуллиннар гаиләсен – Мирзаһит Мөҗәһит улын һәм Тәнзилә Миңнегали кызын иҗтимагый бүләк -«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләде.
Ташкичүдән Сәетмәгъруф һәм Рәмзия Галиевлар гаиләсе 34 ел бергә яши. Тукай исемендәге колхозда эшләүләрен дәвам итә алар. Гаилә башлыгы Ташкичү авыл җирлеге депутаты булып тора. Хатыны белән өч бала - ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр.
«Электросоединитель» заводының хезмәт династиясе - Бажитовлар гаиләсе, гомуми стажлары 56 ел. Татьяна һәм Владимир Бажитовлар 40 ел бергә гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Дмитрий һәм килене Светлана гаилә династиясен дәвам итәләр, өч бала үстерәләр.
Гәрәевлар гаиләсе - нык, тату һәм хезмәт сөючән гаилә. Илмир һәм Лилия 17 ел бергә гомер итәләр, өч бала үстерәләр. Быел Гәрәевлар гаиләсе Татарстан гаиләләре республика фестиваленең зона этабында лауреат булды.
Район мәдәният йорты солистлары, чын бәйрәм мохиты тудырып, катнашучыларга концерт номерлары бүләк иттеләр.