Урыссудагы 1 санлы мәктәпнең 4А сыйныфы укучысы Созонова Виктория "Татнефть ЦУР илчеләре" 2 турында җиңүче булды

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Виктория Әлмәт шәһәренең "Юность" балаларны савыктыру лагерена  бүләкләнүгә чакырылган иде.

Балаларны савыктыру лагере программасында саф һавада уеннар, җиңүче балалар белән танышу, сый-нигъмәтләр каралган иде. ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов һәм “Татнефть” ПАО гендиректоры Маганов Н.У. , ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин, Әлмәт районы башлыгы Т. Д. Нагуманов һәм башка рәсми затлар  белән очрашу истә калырлык булган. Лагерьдагы бу көннәр, “Татнефть " ПАҖдән фотосурәтләр  һәм бүләкләр хәтердә сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International