Баланың тормышын кызыклы күңел ачулардан, бәйрәмнәрдән, ярышлардан, мавыктыргыч уеннардан башка күз алдына да китереп булмый. Балалар бакчасында күңел ачу чараларының төп максаты - мәктәпкәчә яшьтәге нәниләрнең көнкүрешен төрлеләндерү, балаларда уңай эмоцияләр тудыру
Чара күңелле, кызыклы да булды, шул ук вакытта танып-белүне үстерүгә дә булышты. Паровозчыкта сәяхәт итеп, балалар Клепада кунакта булып чыкты. Балалар эшчәнлекнең барлык төрләренә дә зур кызыксыну белән кереште: кошлар җырлавын тыңлады, Клепа белән бергә «Кошечка», «Пряник» җырларын башкарды, музыкаль уеннар уйнады, табышмакларга җавап тапты, хайваннар булып күрсәтте, күбәләкләргә, үрмәкүчләргә, коңгызларга әверелделәр. Бала, хәрәкәт иткәндә, әйләнә-тирә дөньяны танып, аны яратырга һәм анда эш итәргә өйрәнә.
" Клепада кунакта" мавыктыргыч уены ярдәмендә балалар эмоциональ-уңай кәеф алдылар. Сабыйларда Җирдә яшәү өчен Кояш кирәк дигән күзаллау формалашты. Кояш аркасында кешеләр, үсемлекләр һәм хайваннар тереклек итә.