Куян балалары Тиенкәй белән бергә урман аланына юнәлделәр, анда каршылыклар аша уздылар.
Балалар уеннарда бик теләп, актив катнаштылар. Күп көлделәр һәм күңел ачтылар.
Чара дәвамында мәктәпкәчә яшьтәге нәниләргә мавыктыргыч уеннар һәм биремнәр тәкъдим ителде. Балалар Тиенкәй өчен гөмбәләр эзләделәр, күркәләр җыйдылар, сорауларга җавап бирделәр.
Тәрбияләнүчеләр “Соры куянкай утыра”, “Тиенкәй һәм балалар” дип аталган хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Саубуллашканда Тиенкәй нәниләрне тәмле күчтәнәч белән сыйлады, ә малайлар һәм кызлар тиенне группага кунакка чакырдылар. Чара балаларда шатлык һәм уңай эмоцияләр уятты.