Өлкәнәйгәч кенә гаилә кора

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Роза Витальевна Лотцага 98 яшь, бүген ул Акчишмәдә - Екатерина һәм Руслан Вәлиевлар гаиләсендә яши.

Тумышы белән ул Татарстанның Октябрь (Нурлат) районының Чулпан авылыннан. Олы яшьтәге апаның сүзләренә караганда, әтисе һәрвакыт җитәкче вазифаларда эшләгән, әнисе хуҗабикә булган. Роза үсмер чагыннан  колхозда чүп утый, дуңгыз абзарында түбә ябарга булыша. 1941 елда, фашист Германиясе белән сугыш башлану белән, әтисе һәм апасы фронтка китә. Әтисе 1942 нче елда өйгә кайткач, яралардан үлә.

- 1941 нче елның октябрендә безне, яшьләрне, Сталинградка окоп казырга җибәрделәр, - дип сөйли чал чәчле хатын. - Көчле салкыннар торды һәм бик күп кар яуды. Кошлар очканда туңды. Җир тирәнгә кадәр туң, шуңа күрә казу авыр булды. Без яшәгән фатир буралары мылтыктан ату тавышы яңгыратып, ярылды. Бина - җәйге, 20ләп кеше яшибез. Идәнгә су түгелсә, шунда ук бозга әйләнә. Шуңа да карамастан, бар да идәндә йоклый. Урын-җир - салам тутырылган капчык, юрган – телогрейка. Өскә киеп йокладык. Атнага азык-төлек – бер булка икмәк , 500 грамм тоз, 2 килограмм тары ярмасы, тагын бер тартма шырпы һәм сабын кисәге, ир – атларга - 2 кап тәмәке. Бервакыт штаб хезмәткәрләрен безнең продуктларны урлауда фаш иттеләр һәм атып үтерделәр. Окопларга кадәр юл – 5-7 километр, шеренга белән алты кеше барабыз. Окопларда чишмә атып чыга, шуңа күрә без тездән суда басып тордык - боз сөңгеләренә әверелдек. Безне баулар белән өскә күтәреп чыгаралар. Шулай ук без 3-5 метр тирәнлектәге танкка каршы чокырлар да казыдык. Юлда торган агачларны кистеләр, шартлаткыч җайланма белән төпләрен шартлаталар. Өшедек, ач яшәдек. Тик элек башка юл юк иде - дезертирлык өчен биш елга хөкем иттеләр. Без фронт сызыгыннан ерак түгел эшләдек, шуңа күрә төнлә күк шартлый торган снарядлардан кызыл иде. Юынырга мөмкинлек юк, шуңа күрә барысы да бетләде, тәннәргә чуан чыкты. Баржа трюмында өйләргә озаттылар. Соңгы километрларны җәяүләп, тузган чабаталарда уздык.

Мәкаләбез каһарманы кайткач, педагогия техникумында укый башлый. Биредә дә көнкүреш кыенлыклары була. Уку йорты янындагы бакчада эшлиләр, төннәрен тоз төягән баржа бушаталар. Хезмәт өчен түләү – бер кап тоз, аны базарда саталар. Укуы тәмамлангач, Роза Лотц балалар йортында, мәктәп-интернатта эшли.

- Бервакыт кышын кино алып кайттылар, - дип искә ала ул. - Ә клуб юк. Сарайга кердек тә ак җәймә суздык. Балаларга утырырлык эскәмияләр дә, урындыклар да юк. Шундый вакытлар булды. Әйе, балалар нәрсә турында сүз барганын укырга өлгерсен өчен, акрын әйләндерделәр. Барысы да суыктан калтырап басып  торды. Әмма  киноны карап бетердек.

Һәр кешенең язмышы - тулы бер чор. Барысы турында сөйләү – сүзләр дә, тулы бер китап та аз булачак. Шулай килеп чыккан ки, мәкаләбез героеның бердәнбер улы башка төбәктә яши һәм ул карт әнисе белән яшәргә әзер түгел. Әйе, Роза Витальевнаның сәламәтлеге бүген үзен сиздерә. Шулай да ул ялгыз түгел. Өлкән яшьтәге хатын-кызны картлык көнендә моннан авырсынмаган гаилә карый. Ә ул без газетаның узган санында бәян иткәнебезчә, Акчишмә авылыннан Вәлиевлар гаиләсе. Язмыш ихтыяры  белән алар безнең якларда төпләнгән һәм бу төбәк аларны яхшы кабул иткән.

- Без авыл яныннан узып китәргә идек, күккә тоташкан юл күрдек, - дип елмая Екатерина Вәлиева. – Без авылга керергә булдык, һәм ул безгә бик ошады. Ә калганы – тормыш эше. Төзелеш башладык. Роза Лотц белән ун ел элек танышкан идек. Ул вакытта без Татарстанның Кама Тамагы районындагы Куйбышев затоны бистәсендә яшәдек. Мин кадет мәктәбендә завуч булып эшләгән вакыт. Роза апа мәктәпкә килде, балаларга сугыш турында сөйләргә. Без дә кадетлар белән ялгыз яшәүче хатын-кызга  шефлык итә башладык. Ә аның берәүгә дә кирәк булмаячагын аңлагач, без аны үзебезгә алырга булдык. Акчишмәгә килеп, машинадан төшкәч, ул тирә-юньгә карап торды, күкрәге белән чиста һаваны тирән итеп сулады да: "Бу бит шифаханә!», - диде.

Шунысы да кызыклы, Вәлиевларның биш ел буе балалары булмаган. Ә бу әбине карый башлагач,  могҗиза  түгел диген – Екатерина ана булу бәхетен  татыган: 2012 елда – Лева, аннан соң  – Родион, 2015 елда - Назар һәм, ниһаять, 2018 елда Оскар туган. Дүрт малай бик хәрәкәтчән, акыллылар.

 

- Авыр булдымы? – дип сорыйм Екатеринадан.

- Беренче берничә елны сизелде. Бары шуны гына аңлый идем: без түгел икән, кем? Ә аннары, безнең барлык нарасыйлар да Роза апа куллары аша узды.

- Сез опекунлык  рәсмиләштердегезме?

- Юк. Ничектер бу хакта уйламадык.

- Авылда күңелсез түгелме?

- Юк инде, бу гаҗәеп урын. Аннары, боегырга вакыт юк, өч басуыбыз бар! Менә хәзер печән вакыты. Кәҗәләр, казлар, таналар, төрле токымлы тавыклар... Без чебиләр үрчетәбез һәм сатабыз. Быел кышка казлар калдырачакбыз, менә хәзер Түбән Новгородтан ит токымлы кыйммәтле казлар сатып алдык.

– Ә авыл тормышын шундый тирән белү каян, сез бит шәһәрнекеләр, ирегез -Чаллыдан, бүген Октябрьскийда эшли, үзегез белемегез буенча педагог?

- Ходай белсен, үзебезне сынап карагач, килеп чыкты инде. Безнең әле өй төзелеше дә тулысынча бетмәгән. Улларыбыз һәр эштә булыша. Җир эшен белеп үсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International