2022 ел уңышын җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 13 июлендә Ютазы районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды.

Составына авыл хуҗалыгы министры урынбасары Р.М. Фәттахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы А.В. Борисов, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге начальнигы  Н. Н. Рәкыйпов, «Россельхозцентр» ФДБУ филиалының  Ютазы районы бүлеге начальнигы Г.З. Җиһаншина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече А. М. Мәхмүтов кергән конкурс комиссиясе Ютазы районы авыл хуҗалыгы оешмаларында булдылар.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия «АгроМир» ҖЧҖ, «Уңыш» ҖЧҖ, "Таң" ҖЧҖдә урып-җыюга әзерлекне югары бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International