Башлангыч мәктәпнең мәктәп яны лагеренда Бөек Ватан сугышы темасына викторина узды

2022 елның 15 июле, җомга

Урыссу башлангыч мәктәбенең мәктәп яны лагерында Бөек Ватан сугышына багышланган "Сугыш турында хәтер көне" дигән чара үткәрелде.

Бу тема буенча балалар өчен "Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгы турында" дигән акция оештырылды, "Бөек Ватан сугышы" дигән викторина, шигырьләр һәм рәсем конкурслары үткәрелде.

Танып-белү чараларыннан соң балалар "Гаилә" паркында ялларын дәвам иттеләр, төрле халык җырларына  флэшмоб биеделәр  һәм уйнадылар. Көн ахырында балалар Бөек Ватан сугышы темасына "Девочка ищет отца" дигән темага фильм карадылар. Көн бик кызыклы, күңелле үтте,  малайларның һәм кызларның белемнәрен арттырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International