Урыссудагы 2 нче номерлы мәктәптә хезмәт һәм ял лагереның беренче сменасы тәмамланды

2022 елның 15 июле, җомга

Урыссудагы 2 нче санлы мәктәптә "Пчелка" хезмәт һәм ял лагереның беренче сменасы тәмамланды.

Вакыт бик тиз һәм сизелмичә дә үтеп киткән.

Хезмәт һәм ял лагерында күңелле ялны файдалы итеп үткәрергә дә, ял итәргә дә, яңа хезмәт күнекмәләре алырга да була. Балалар тәрбияче белән бергә мәктәп яны территориясендә эшләделәр. Барысы да бердәм һәм намус белән тырышты. Бакчадагы үсемлекләргә су сиптеләр, чәчәкләрне карап тоттылар, юлларны себереп, чүп-чардан арындырдылар. Уртак көч белән мәктәп тирәсендәге территория үзгәрде, балкыды: һәркайда чиста һәм бик күркәм булып калды.

Эштән соң көн саен балалар өчен викториналар, конкурслар, тематик әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International