Укучыларыбызны агымдагы елда муниципалитетыбыз тормышка ашырырга планлаштыра торган социаль программалар белән таныштыруны дәвам итәбез

2022 елның 15 июле, җомга

Әлеге мәгълүматларны район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге бирде. Сүз юлларны ремонтлау, төзекләндерү турында барачак. Шулай итеп…

"Вак таш-ком катнашмасы белән юл-урам челтәрен ремонтлау" программасы буенча 20 млн. сумга түбәндәге автомобиль юллары ремонтланачак:

«Асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен ремонтлау» программасын финанслау 15 млн.сум тәшкил итә.

«Җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре " программасы буенча муниципаль юл фондлары хисабына 10 млн 300 мең сумга түбәндәге эшләр башкарылачак:

Моннан тыш, Урыссу поселогында 1млн 200 сумлык чокырларны ямау эшләре башкарыла.

Баштатдортранс линиясе буенча 74 млн 600 сумлык төбәк юлларын агымдагы карап тоту үткәрелә.

Федераль һәм республика программалары буенча Кәрәкәшле – Урал, Әбсәләм – Александровка, Иске Урыссу - Кече Урыссу, Азнакай - Ютазы - М5 (2 этап) юллары участокларында эшләр алып барыла. Кертемнәрнең гомуми суммасы - 251 млн. 143 мең сум.

Димтамак авыл җирлегенең Екатериновка поселогында 311 млн сумлык күперне ремонтлау эшләре башланды. Беренче этап агымдагы елда гамәлгә ашырылачак, бу эшкә 170 млн сум акча бүлеп бирелә. Икенчесе - 2023 елда, финанслау 141 млн.сум булыр дип көтелә. Шулай ук Ютазы-Яңа Юл автоюлында су үткәрү торбасын ремонтлауда 3 млн 251 мең сум акча үзләштерергә кирәк булачак.

 

Республика Президенты йөкләмәсе буенча Иске Урыссу – Кече Урыссу автомобиль юл участогын 25 млн сумга төзү планлаштырыла.

ГДС линиясе буенча Иске Урыссуда төбәк юлы буенда 5 млн сумга урам яктырту баганалары куела.

Урыссу поселогы территориясен агымдагы карап тоту (паркларны, скверларны һәм зиратларны төзекләндерү, яктырту, яшелләндерү, юллар...) 2 млн 400 мең сумга төшә.

11 млн.649 мең сум тәшкил иткән урыссулыларның үзара салым акчасына түбәндәге урамнарда эшләр башкарылачак.

Муниципаль юл фондларының калдыклары хисабына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы линиясе буенча 119 мең сумлык эшләр башлау планлаштырыла. Урыссу башлангыч мәктәбе янында җәяүлеләр кичү юлы һәм металл коймалар урнаштырылачак.

Газлаштыру фонды ярдәме белән «Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча район авыл җирлекләрендә 2 млн.542 мең сумлык яктырткычлар алыштырылды һәм урнаштырылды.

«Бюджет өлкәсе объектларын җылылык белән тәэмин итүче котельныйларда казаннарны алмаштыру» республика программасы буенча Бәйрәкә авылында 2 млн 500 мең сумлык авыл мәдәният йорты казаннарын алмаштыру эшләре алып барыла.

Газлаштыру фонды ярдәме белән, «Чиста су» федераль максатчан программасы кысаларында, 22 млн.сум Төньяк микрорайонында һәм Чатра суүткәргеч челтәрләрне төзүгә юнәлдерелә. Бәйрәкәтамакта суэтем башнясы һәм ихата куелды.

Урыссу поселогында Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү буенча республика конкурсында район тарафыннан беренче урын алган акчаларга (1 млн сум) Җиңү скверына кергәндә Җиңү Орденының биш почмаклы ун метрлы йолдызы конструкциясе урнаштырылды. Шулай ук мәңгелек ут янында топиар фигура - хәрби каска һәм аның янында ал канәфер урнаштырылды. Җиңү көне кысаларында Урыссу урамы буенча 22-нче номерлы күп фатирлы йорт фасадында «Граффити» арт-плакаты урнаштырылды.

Урыссу поселогын төзекләндерүгә Урыссу урамы буенча чәчәк түтәлләре, асылмалы чәчәкләр үсеп утырган вазоннар һәм үзәк урамнардагы аерым торучы декоратив чәчәкле савытлар ярдәм итә. Урыссу, Көнчыгыш һәм Үзәк тыкрык урамнары буенча Татарстан әләмен символлаштыручы баннерлар белән флагштоклар куелган.

Грант акчасына (160 мең сум), «Северный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе откан акчага Комсомол урамы, 28 адресы буенча яңа балалар мәйданчыгы өчен территория чистартылган һәм төзекләндерелгән. Муса Җәлил урамы буенча иҗтимагый  киңлекләр дә төзекләндерелә: брусчатка җәелә, эскәмияләр, урналар куелачак, тирә-юньгә агачлар утыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International