Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:
2022 елның 17 июленә метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
2022 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- кыска вакытлы җилнең секундына 16-21 метрга кадәр көчәюе белән яшенле яңгыр;
көндез урыны белән көчле яңгыр;
- төнлә һәм иртән томан.