Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУдән килде:
2022 елның 19 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтүе
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 июль кичендә, 2022 елның 19 июлендә төнлә һәм көндез (18 июльнең 20 сәгатеннән 19 июльгә кадәр) урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, койма яңгыр, боз явуы, тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җиткән көчле җил чыгуы көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Явым-төшем вакытында:
- урамда булганда сак булыгыз, һава электр тапшыру линияләренең бөтенлегенә игътибар итегез;
- үз йортларындагы аз ныгытылган конструкцияләрне беркетегез, аларның җимерелүе җәрәхәт алуга китерергә мөмкин;
- шәхси йорт хуҗаларына яңгыр канализациясен һәм башка дренаж системаларын яңгыр агып төшкән суларын юнәлтүгә әзерләү буенча чаралар күрергә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналар эчендә калырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, җир асты кичүенә яки биналар подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары төшәргә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында торырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил белән сынган ботаклар хәвеф-хәтәр тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә якын килү үлем куркынычы белән яный.
6. Югары катлар тәрәзәләреннән ватылып төшкән тәрәзә пыяласы, шулай ук җил нәтиҗәсендә төшкән түбә һәм декор элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелә башлаган яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Барлык йорт тәрәзәләрен тыгызлап ябарга кирәк, балконнар һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алып кую зарур.
8. Торакта яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында:
Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда утырып барганда яшенле яңгыр явып китсә, һичшиксез, хәрәкәтне туктатыгыз һәм үз транспорт чарагыздан якынча 30 метр ераклыкта яңгыр явып беткәнне көтеп торыгыз. Автомобильдә барганда да, хәрәкәтне дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яңгыр туктаганны көтәргә кирәк.
Әгәр яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында калгансыз икән, комлы яки ташлы җиргә ятарга киңәш ителә, мөмкин кадәр түбәнрәк урынга. Сезнең янәшәгездә елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугу сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында чиктән тыш игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булу мөһим.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" - 8 (843) 288-46-96.