Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтүе

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

“Татарстан Республикасы УГМС” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча:

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 19 июлендә төнлә һәм көндез (18 июльнең 20 сәгатьтән 19 июльнең 18 сәгатькә кадәр) урыны белән

яшенле яңгыр, көчле яңгыр, койма яңгыр, боз, секундына 15-20 метр, урыны белән секундына 24 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә.

 

Татарстан Республикасында,  һава торышы бозылу сәбәпле, түбәндәгеләр куркынычы арта:

энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалык объектларында авария вазгыятьләре;   начар ныгытылган, киң форматлы, төзелеш һәм реклама конструкцияләре егылып төшүе, карт агачлар авуы;

төзелеш мәйданнарында башня краннары авуы;

яшен саклау белән җиһазландырылмаган объектларның, шул исәптән биналарның, кешеләрнең атмосфера электры (яшен) белән зарарлануы;

юл-транспорт һәлакәтләре;

транспорт инфраструктурасы объектларын, түбәнәйтелгән участокларны, урам-юл челтәре су басу;

Шулай ук елга һәм авиация транспортында гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) ихтималы да арта, һава шартлары республика территориясендә аэропортлар эшен сизелерлек лимитларга мөмкин .
         Фаразланган хәвеф-хәтәрләрне исәпкә алып, түбәндәге чараларны оештырырга кирәк:

1. Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары җитәкчеләренә:

 

куркыныч метеорологик күренешләр белән бәйле гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү куркынычын киметү буенча кирәкле саклык чараларын үткәрүне оештырырга;

ведомство карамагындагы потенциаль куркыныч объектларда һәм җитештерү объектларында халыкка хәбәр итүнең локаль системаларының әзерлеген тикшерүне оештырырга;

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ЦУКС белән предприятие һәм оешмаларның дежур диспетчерлык хезмәтләренең элемтә системасын тикшеререргә;

«Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә Россия Федерациясендә мәгълүмат җыю һәм алмашу тәртибе турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 24.03.1997 ел, №334 карары белән расланган тәртиптә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе ЦУКСтан даими мәгълүмат җыюны һәм мәгълүмат алмашу тәртибен белергә;

аеруча игътибар җитештерү объектлары (технологик процесс биеклектә эшләр башкару белән бәйле) һәм кешеләр күп була торган объектлар җитәкчеләренә, балалар күп була торган учреждениеләр җитәкчеләренә, шулай ук экскурсия һәм туристлык маршрутларын оештыручыларга, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын киметү буенча кирәкле саклану чаралары үткәрүгә юнәлтелергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International