Салым буенча бурычтан хәбәрдар булу һәрвакыт актуаль

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Гражданнар өчен бүгенге көндә үзләренең салым йөкләмәләреннән хәбәрдар булу актуаль. Салым бурычлары булу пенялар исәпләүгә, региональ һәм җирле бюджетлардан дәүләт ярдәме чараларын тәкъдим итмәүгә, Россия Федерациясе читенә чыгу хокукын чикләүгә, суд приставлары хезмәтенең бурычлы мөлкәте хисабына бурычны түләтүгә, банклардагы счетлардагы акчалар хисабына бурыч түләттерү кебек күңелсез нәтиҗәләргә китерә.

Хәзерге вакытта салым түләүчеләрнең недоимка һәм пенялар, штрафлар, процентлар буенча бурычлар турында мәгълүматны электрон почта яки СМС-хәбәрдә алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Моның өчен теләсә кайсы салым органына язмача ризалык бирү дә җитә:

Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Физик затлар өчен шәхси кабинет» сервисы ярдәмендә электрон рәвештә nalog.gov.ru «Контактная информация – Настройки»   блогында;

электрон рәвештә «Налоги ФЛ" мобиль кушымтасы аша  «Обращения по жизненным ситуациям – Прочие ситуации» блогында.

кәгазьдә шәхсән (яки үз вәкиле аша), йә почта аша заказлы хат белән.

Җибәрү турында хәбәрләр кварталга бер тапкыр башкарыла.

Татарстан Республикасында сервис уңайлыгын һәм тоташтыруның гадилеген 78 меңнән артык салым түләүче бәяләде.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе әлеге хезмәттән файдаланмаучыларның барысына да якын арада теләсә нинди үтемле ысул белән хәбәр итүгә язмача ризалык бирергә тәкъдим итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International