Бу көнне малайлар һәм кызлар өчен төркемнәрдә музыка яңгырады, балалар яраткан җырларын башкардылар, әйлән – бәйлән, музыкаль - дидактик уеннар уйнадылар, җырлар-мультфильмнар карадылар.
«Лимпопо» кече төркеме балалары (педагог Е.Фәхертдинова ) курчак театрының «Колобок» әкияте мотивлары буенча «Әкият безгә тәрәзә аша карый» дигән тамашасы белән хозурландылар, ә «Шатлык» (А. Иванова) һәм «Әкият» (А. Мөхәммәдиева) төркемнәре балалары үзләрен курчакчылар ролендә сынап карады һәм мөстәкыйль рәвештә әкият күрсәтте, ә соңыннан безнең тәрбияләнүчеләр "Музыкаль калейдоскоп" флешмобында катнашты.