Ата-аналар һәм балалар бер-берсе белән очрашуны түземсезлек белән көттеләр. Балалар вожатыйлар белән бергә үзләренең якыннары өчен кызыклы программа әзерләделәр һәм күрсәттеләр, ә ата-аналар рәхәтләнеп үзләренең улларына һәм кызларына карап сокланды.
Бәйрәм кунаклары балалар һәм әйдаманнар башкаруында концертны, юмористик номерларны, киноны карап хозурланды. Чара бер сулышта узды. Вожатыйлар ярдәме белән безнең балалар монда үз талантларын ачкан, спортта сәләтләрен күрсәтәләр, аралашучан һәм оешканрак булалар. Ә лагерь - ул дисциплина һәм җаваплылык.
Шунысы куанычлы, «Дубравушка» да күп еллар дәвамында җәйге ял район җитәкчелеге тарафыннан оештырыла һәм хуплана. Педагогик коллективның бик яхшы эше, иҗади шартлар һәм яхшы мохит - лагерьның уңышы һәм чәчәк атуы нигезе әнә шулар.
"Ышанам ки, балалар җәй буена, бәлки киләсе уку елына да, куәтле позитивлык һәм энергия алдылар. Ә концерт бүген, әти-әниләр көнендә, мөгаен, беркемне дә битараф калдырмагандыр. Балалар үзенчәлекле һәм күңелле номерлар әзерләгәннәр. Фильм турында күпне сөйләргә була. Балаларыбызның шундый артистлар икәнлеген белми идек әле. Ә әйдаманнар нинди дәртле бию башкарды!!! Оештыручылар, вожатыйлар, директор һәм балаларыбызның җәйге ялына катнашы булган барлык кешеләр дә булдырдылар! Балаларның бәхетле йөзләрен күрү күңелле. Аларга «Мин җәйне ничек үткәрдем?” – дип аталган мәктәп иншасында язарлык тәэсирләре бар, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ял итүче балаларның әнисе Гүзәл Нигъмәтуллина.