Моның шулай булуына аның йортында шәхси очрашуында инанырга туры килде. Әлбәттә, «тере тормыш» дигән сүзтезмә мәгънәсез түгел. Сер түгел бит, яшьләр арасында да үзләренең иң күркәм елларын бераз аптырашта үткәреп, нәрсә эшләргә, ни белән шөгыльләнергә белмичә үткәрүчеләр бар. Андыйларга бер эш тә күңелле тоелмый. Безнең мәкаләбез герое, мөгаен, башта ук иҗат итүче булып тугандыр. Аның хуҗалыкчанлыгы бусагадан гына түгел, ә урамнан ук күренә. Сөйкемле, заманча, карап-тәртиптә тотылган йорт... Бу кешенең оешканлыгы һәм эшкә сәләтлелеге турында без укучыны ничектер бер таныштырган идек инде. Кыскача гына әйтеп китик, ул оста төзүче генә түгел, бакчачы да - помидор үстерә, аны кышка тозлый. Ибраһимовның туган елы документы буенча – 1931 елда, ә чынлыкта – 1929 нчы елда туган ул. Шулай итеп, аның биологик яше - 93 яшь.
- Төп хезмәт юлым автотранспорт хуҗалыгы белән бәйле,- ди Сәлахетдин абзый. -1956 елда эшкә килдем, 1961 нче елда самосвалда эшләдем, берничә елдан яңа ЗИЛ-130га утырдым, 1980 нче елда КамАЗга күчтем. Өйләндем, без танышканда ул юл төзелешендә катокта эшли иде. Нәҗибә исемле иде... Матур җырлый иде, клуб мөдире булып та эшләде. Әйбәт иде, мине генә алдан калдырып китте менә. Элек төзелгән йортыбызда, авыл читендә, гаиләсе белән бер кызыбыз яши. Икенчесе - Кәрәкәшледә, ә улымның өе – минеке белән янәшәдә. Сәламәтлегем моңа кадәр сынатмый иде әле. Тик коронавирус кичергәннән соң энергия элеккечә түгел. Рәхмәт, балалар һәм оныклар гел булышып тора. Ә болай мин барлык эшләрне дә үзем башкарырга тырышам. Авыл халкы алдашырга бирмәс, өч йорт салдым, өч бакча эшкәрттем. Бройлер тавыклары тоттым. Хәзер менә сигез тавык кына калдырдым.