Смена флагны күтәрү тантанасыннан башланды.
Тәрбияләнүчеләргә Россия һәм Татарстан Республикасы символлары турында фактларны исләренә төшерделәр.
Лагерьның беренче көнендә балалар Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар драма театры артисты Ләйсән Закированың мастер-классында актив катнаштылар. Ләйсән Илдар кызы театр, театр артисты һөнәре турында сөйләде, актерлык осталыгын үстерү буенча кызыклы уеннар үткәрде. Балалар сораулар бирделәр, театр белән кызыксындылар.
Гаилә паркында балалар хәрәкәт уеннары уйнады, таганнарда атынды. Тәмле һәм файдалы төшке аштан соң лагерь балалары "Минем яраткан поселогым" дигән рәсем конкурсында катнаштылар.
Тәрбиячеләр инструктаж үткәрделәр һәм лагерьда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Лагерьда көн игътибар һәм җитезлеккә "Вышибалы", "Диңгез дулкынлана" уеннарын уйнау белән тәмамлады. Көн бик күңелле һәм файдалы узды.