Урыссудагы 2 санлы мәктәптә хезмәт һәм ял лагереның икенче сменасы старт алды

2022 елның 19 июле, сишәмбе

7Б сыйныф укучылары чәчәк түтәлләрен утады, мәктәп яны участогын җыештырды.

Эшләрен тәмамлагач, барысы да ял сыйныфында өстәл артында рәхәтләнеп урнаштылар. Лагерь җитәкчесе балаларга бик күп файдалы һәм кирәкле үләннәр булуы турында сөйләде:  бу – бака яфрагы, үги ана яфрагы, әрекмән, тузганак, юкә чәчәге, меңъяфрак, канлы үлән һәм башкалар. Балаларга дару үләннәрен ничек дөрес итеп җыю турында белү кызык булды. Якын көннәрдә аларны җыю һәм өйрәнү буенча план төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International