Урыссудагы 6 нчы номерлы балалар бакчасында Нептун көнен үткәрделәр

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Балалар диңгезләр һәм океаннар патшасы Нептун белән очрашуга шат булдылар. Нептун белән бергә алар табышмакларга җавап бирделәр, күңелле эстафеталарда катнаштылар, Нептун диңгезен су белән тутырдылар. Шулай ук күңелле җырлар җырладылар, дәртле биюләр биеделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге малайлар һәм кызлар кыюлык, җитезлек, нәтиҗәгә ирешүдә үҗәтлек күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар.

Барлык уеннар да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлап алынды.

Бу җәйге бәйрәмне үткәрү балаларга күп уңай эмоцияләр өстәп кенә калмады, шулай ук аларның организмын  чыныктырырга да  ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International