Ютазы районының ашлык җыю комбайннары уракка әзер

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия составына Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы районы бүлеге начальнигы  Назыйм Рәкыйпов һәм «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Ютазы районы бүлеге начальнигы Гөлнара Җиһаншина керде. Конкурс эшендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Азат Мәхмүтов һәм башкалар катнашты.

 

- Комиссиянең ашлык җыю комбайннарын, ындыр табакларын, киптерү җиһазларын һәм үзйөрешле чапкычларны карап чыгу бернинди шелтәләр дә тудырмады, - дип билгеләп үтте Азат Мәхмүтов. - Барлык техника да нормада, уракка әзер.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны «АгроМир» ҖЧҖ алды, икенче – «Уңыш» ҖЧҖ һәм өченче – «Таң» ҖЧҖ.

 

Белешмә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районның урып-җыю кампаниясендә 42 ашлык җыю комбайны һәм 10 берәмлек үзйөрешле чапкыч катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International