Үзәк китапханә хезмәткәрләре Үзәк балалар китапханәсе белән берлектә «Гаилә» паркында, мәктәп яны лагереннан килгән балалар өчен «Җәйге көн нинди шәп» дип исемләнгән уен программасы үткәрделәр. Балалар «Яңгыр», «Кайнар бәрәңге», «Тиеннәр», «Кайтаваз», «Юлны «малайлар» яки «кызлар» сүзләре белән төгәллә” дип аталган уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар. Балалар мавыгып, җәйге табышмакларга җаваплар эзләделәр, әкият викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды. Күңелле һәм бик кызык булды.