Предприятие директоры урынбасары Денис Шәрипов озатуында элеккеге предприятие җиһазларыннан азат ителгән цехлар буйлап барабыз. Дөресрәге, биредә тулы канлы эшчәнлек өчен күп эш башкарылган, ләкин алда торган эшләр дә шактый.
Исегезгә төшерәбез, «БАСЭТ» ҖЧҖнең баш предприятиесе күрше Октябрьский шәһәрендә урнашкан һәм 1993 елдан бирле эшли. Шәрипов билгеләп үткәнчә, атом электростанцияләре өчен җылылык алмаштыргыч җиһазлар җыю белән әлеге предприятие 2006 елдан бирле шөгыльләнә башлаган. Урыссу җитештерү мәйданчыгы - ул үзенә күрә структур бүлекчә. Бүгенге көндә биредә 70 тонна җылылык алмаштыргыч җыю эшләре бара. Менә хатын-кызлар махсус җиһазлар өчен торбаларны керү контролендә тоталар. Бераз алга китеп - эретеп ябыштыру эшләре. Ә менә озатуны көткән әзер продукция.
- Ә бу продукция кая озатылачак? – дип сорыйм директор урынбасарыннан .
- Без оборона билгеләнешендәге продукция җитештерәбез . – Аерым алганда, - дип җавап бирә Шәрипов, төрелгән продукциягә күрсәтеп, - Курск АЭСына җибәрелә.
- Тулаем алганда, безнең предприятие 240 кешедән тора, ә Урыссу мәйданчыгында 20 хезмәткәр эшли, шуларның яртысы – урыссулылар, - дип билгеләп үтә Денис Илсур улы. – Бу цехның түшәмнәре югары, бу зур габаритлы җиһазлар ясарга мөмкинлек бирә. Планда - вальцовка станогы һәм механик эшкәртү өчен зур карусель станогы урнаштыру. Бу, үз чиратында, калын стеналы эшләнмәләр ясау буенча яңа перспективалар ачачак. Без юкка гына бу бинага акча сарыф итмәдек. Безнең предприятие - зур перспективалар предприятиесе, шуңа күрә Урыссу җитештерү мәйданчыгы турында сөйләсәк, безгә инженер хезмәткәрләре дә, эшче белгечләр – слесарьлар, эретеп ябыштыручылар да кирәк. Хезмәт хакы – эш тәҗрибәсенә һәм разрядка бәйле, лаеклы. Әлегә эш сменалы, киләчәктә җитештерүне киңәйтү планлаштырыла һәм өч сменада эшләргә туры киләчәк. Безнең турыдан-туры кызыксыну - кешеләр күбрәк булган саен, станцияләр өчен әзер продукция күбрәк чыгарылачак.
Конкурентлар турында сөйләгәндә, Денис Шәрипов, алар өчен көндәшләр дә – көндәшләр түгел, хезмәттәшләр һәм заказчылар, дип ассызыклады. Ә Октябрьский һәм Туймазы химмашлары турыдан-туры конкурентлар булып тора. Күргәнебезчә, предприятиенең планнары бик тәэсирләндерерлек. Сүз уңаенда, киләчәктә монда рентгеноскопия лабораториясен дә ачу планлаштырыла, чөнки «БАСЭТ» ФҖП ҖЧҖ җитештерә торган җайланмалар төрле куркынычсызлык классларына ия, шуңа күрә җитештерүнең барлык этапларында эретеп ябыштыру кушылмаларын һәм металлның үзен тикшерү узарга тиеш.