Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм таләп ителә

2022 елның 22 июле, җомга

Якынча мәгълүматларга караганда, Белгород өлкәсе территориясендә хәзерге вакытта 10 меңгә якын мәҗбүри күченүче яши, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр, хатын-кызлар һәм балалар бар. Азык-төлеккә, шәхси гигиена чараларына, көнкүреш химиясенә, урын-җир кирәк-яраклары, кием-салымга ихтыяҗ зур. Бу хәл гуманитар ярдәм җыюны таләп итә.

Җыюны Россия Кызыл Хачының үзәк аппараты мөрәҗәгате буенча Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге белән берлектә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды гамәлгә ашыра. Гуманитар ярдәмне кабул итү, сортировкалау, вакытлыча саклау һәм төргәкләү «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының «Яхшы куллар» (Казан, Калинин ур., 3) хәйрия складында оештырылган.

 

Кирәкле әйберләр исемлеге:

Коры балалар ризыгы (өч яшькә кадәр), балалар туклануы – боткалар, катнашмалар, пюре, соклар, пластик савыт-саба (“пустышкалар”, балалар шешәләре), балалар өчен товарлар (барлык зурлыктагы бала аслыклары (подгузники), бала чүпрәкләре (пеленки), өлкән яшьтәге кешеләрне карау өчен товарлар, урын-җир һәм душта юыну кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары, көнкүреш техникасы (электр чәйнекләре, кечкенә суыткычлар, микродулкынлы мичләр, көнкүреш удлинительләре), өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым.

 

Телеграмда төркем -  t.me/helpkazan. ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновның элемтә телефоны: 8-9172891993.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International