Соңгы көн, соңгы төн һәм моңсу аерылышулар...
20 июльдә, сменаның финал көнен, балалар һәм әйдәманнар аеруча күңелле үткәрде.
Иртәнге процедуралардан һәм иртәнге аштан соң, бөтен лагерь белән учак җырларын искә төшерделәр, чын күңелдән җырлар башкардылар.
17: 00 сәгатьтә сменаның тантаналы ябылуы булды, анда чын йолдызлар парады узды: лагерьның "Мактау китабына" кертелгән балалар һәм әйдаманнар, тере коридор формалаштырдылар һәм яңа йолдызчыкларны сәламләделәр! Шулай ук, ябылу тантанасында «Музыка кайда яши?” дип аталган чарада җиңүче булган "BLACK STAR" 2 нче отряды вәкилләрен игълан иттеләр.
20: 00 сәгатьтә әйдәманнар концерты узды, ә аннан соң барысы да "пионер" учагы янында гитара астында җырлар җырларга җыелды. Кичә, һәрвакыттагыча, күңелле дискотека белән тәмамланды.
- Яшь һәм креатив әйдаманнарыбызга зур рәхмәт.
Пешекчеләргә һәм техник персоналга, балаларның ялына катнашы булган һәркемгә баш иябез!