"Энергия" стадионында тест уздыру үзәге мәйданчыгында авыл җирлекләре башлыклары һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында "ГТО" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының муниципаль фестивале" узды.

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Барысы да югары нәтиҗәләргә омтылды. Яше һәм шөгыленә карамастан, сәламәт яшәү рәвешенә битарафлар булмады. Куллар белән җирдән күтәрелү, урыннан сикерү һәм башка сынаулар бөтен җитдилеге белән һәм югары дәрәҗәдә узды. Администрация башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузанов С.А., авыл җирлекләре башлыклары һәм муниципаль хезмәткәрләр менә дигән үрнәк күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International