Музыка астында күнегүләр ясау бөтен көнгә музыкаль кәеф өстәде!
Көннең мәҗбүри башлануы шарты булып Россия гимны сүзләрен кабатлау тора.
Балалар "Сәламәт булу бик шәп" дигән танып-белү уенында катнаштылар, анда сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерүдә ярыштылар, дару үләннәрен хәтерләренә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр.
Балаларга музыкаль озату белән игътибарга уеннар тәкъдим ителде. Җырладылар һәм уеннар уйнадылар, җәйге көнне күңелле итеп үткәрделәр!