Бәйрәмнең сценарие бик кызыклы булды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында кунакта Су анасы һәм Болыт булдылар, алар нәниләрне әкият мохитына “чумдырды”. Махсус оештырылган бик кызыклы уеннар һәм су темасына конкурслар бәйрәм кәефе булдыруга һәм уңай хис-тойгылар тудыруга ярдәм итте. Тәрбияләнүчеләр кыюлык, игелеклелек, нәтиҗәгә ирешүдә үҗәтлек күрсәтү мөмкинлеге алдылар. Барлык уеннар да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлап алынды.
Бер-береңә җылы су сибү бәйрәмнең кульминациясе булды .
Әлеге җәйге бәйрәмне үткәрү балаларга бик күп уңай эмоцияләр алып килде, шулай ук аларның организмын чыныктыруга ярдәм итте.