2022 елның 25 июлендә 06-00 сәгатьтән 08-00 сәгатькә кадәр Урыссу-Октябрьский автомобиль юлының 3нче чакрымында Ютазы ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары һәм җинаятьчеләрне эзләү хезмәтләре белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрделәр. Рейдның максаты -юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгына йогынты ясый торган юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар бирү. Рейд үткәрү урыныннан ерак түгел иске Карьер күле пляжы урнашкан булу белән бәйле рәвештә, узып баручы транспорт чараларын йөртүчеләр спиртлы эчемлекләр куллануга тикшерелде.
Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 86 автомашина туктатылды, 4 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды: куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозып транспорт чарасы белән идарә итү, җәяүлеләрнең юл аркылы аны аркылы чыгу урыннарында түгел, аңа якын урында чыгулары. 7 яшькә кадәрге баланы балалар өчен махсус җайланмасыз йөрткән машина йөртүче ачыкланды.
Хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар! Юл-транспорт һәлакәтләре ешаюга бәйле рәвештә, республиканың Дәүләт автоинспекциясе җәйге сезон тәмамланганчы рейд чараларын көчәйтү планлаштыра.
Әгәр йөртүченең исерек хәлдә, яки идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүенең шаһиты булсагыз, әлеге мәгълүматны 2-66-02 телефоны буенча Ютазы эчке эшләр бүлегенең кизү бүлегенә хәбәр итә аласыз.