Татарстанда 2022 елның 6 аенда 57 кеше батып үлгән, шуларның 7се -балалар.
Ютазы районы территориясендә кешеләрнең үлем очраклары теркәлмәгән.
Исегездә тотыгыз, сулыкларда тыела:
- коену тыела дигән язулы щитлар (аншлаглар) куелган тикшерелмәгән урыннарда коенырга;
- әлеге максатлар өчен яраклаштырылмаган корылмалардан суга сикерү;
- исерек хәлдә коенырга;
- такталарда, бүрәнәләрдә, ятакларда, автомобиль камераларында, һава тутырылган матрацларда йөзәргә;
- штормлы һава шартларында яки бәрмә дулкынлы урыннарда су коенырга;
Буйлардан читкә йөзәргә.
Ата-аналар! Олылар күзәтүеннән башка балаларны сулыкларга җибәрмәгез!
Исегезгә төшерәбез, моның өчен җайлаштырылмаган урыннарда коену фаҗигаләргә китерергә мөмкин.
Сезнең куркынычсызлык - сезнең кулларда! Һәркемнең тормышы бер һәм ул кыйммәт бәһаләнә.