Урыссудагы 4 нче номерлы балалар бакчасында күңелле чара узды

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүген Урыссудагы 4 нче номерлы балалар бакчасында, икенче кече төркем тәрбияләнүчеләре өчен мәйданчыкта «Җәй - иң рәхәт вакыт!» - дип аталган спорт чарасы уздырылды.

Тәрбиячеләр кызыклы сценарий уйлап таптылар һәм тәрбияләнүчеләр белән уен һәм эстафеталар үткәрделәр. Балалар зур канәгатьлек һәм бәйрәмнән бик күп тәэсирләр алдылар.

Спорт чарасы балаларга ярыш рухын күтәрергә, авырлыкларны җиңәргә һәм спорт йөкләнешеннән ләззәт алырга ярдәм итте. Ә татлы  призлар көн буена тәрбияләнүчеләрнең кәефен күтәрде.

Җәй - ул иң шәп чор, ул ел буена энергия, күңел күтәренкелеге һәм сәламәтлек заряды алырга мөмкинлек бирә. Бу - баланың табигать белән аралашуы, уеннар һәм саф һавада сәламәтләндерү чаралары уздыру өчен иң кулай чор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International