25 июльдә Татарстанда Республика Яшьләр Хөкүмәтенең яңа составы өчен заявка кампаниясе старт ала. Анда 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре һәм әгъзалары, үз-үзләрен тәкъдим итүче яшьләр катнаша ала.
Хәзерге геосәяси вәзгыять фонында яшьләр белән эшләү - Россия үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган утырышта шундый фикер белән Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева уртаклашты.
“Барлык министрлык һәм ведомство вәкилләрен дә яшьләр көн тәртибенә актив кушылуларын сорыйм, чөнки якын киләчәктә бу Россия үсешенең дөньякүләм шартларда өстенлекләреннән берсе», - дип билгеләп үтте спикер.
Утырышта Татарстанның гамәлдәге Яшьләр Хөкүмәте эшенә йомгак ясалды һәм алдагы максатлар билгеләнде. Фазлыеваның игътибарын җәлеп иткән төп моментларның берсе - илдә булган ярдәм чаралары турында яшьләрнең хәбәрдарлыгы түбән булуы. ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов тәкъдим иткән социологик сораштыру мәгълүматларына караганда, яшьләрнең 62% ы гына бу темадан хәбәрдар.
«Һәр министрлык һәм ведомствоның бу чаралар турында мәгълүмат тарату һәм белгечләр әзерләү бурычы бар. Якын арада без сезнең белән Татарстанда көн тәртибе буенча киңәшмә уздырачакбыз. Без бу параметрны үтәргә тиеш. 62% - мондый түбән санга юл куярга ярамый",- дип ачуланды вице-премьер.
Шулай ук утырышта катнашучылар яшь белгечләрнең һөнәри “янып бетүе” һәм яшьләр өчен торак программалары темаларына да кагылып үттеләр.
Бүген Яшьләр Хөкүмәтенең яңа составын формалаштыру һәм аның рәисе вазыйфасына конкурс башлана. Дәгъва итүчеләргә конкурс сайлап алуын узарга, профильле ведомстволар каршында үз проектларын якларга кирәк булачак, дип хәбәр итте ТРның Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.
«8 августтан 21 августка кадәр яшьләрнең тавыш бирүе узачак. Министр киңәшчесе вазыйфаларының һәрберсенә өч кандидат билгеләнәчәк. 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр алар үз проектлары белән конкурс сайлап алуын узачаклар. 12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр Хөкүмәтенең яңа составы билгеләнәчәк", - диде ул.
Яшьләр Хөкүмәте әгъзалары социаль проектлау, проект белән идарә итү, илнең төрле мәктәпләрендә эшлекле этика юнәлешләре буенча белем ала, шулай ук башка илләргә һәм Россиянең регионнарына стажировка уза алачак. Аларга мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәкләр, шулай ук авторлык проектларын финанслау белән ярдәм итәчәкләр.
Гаризалар Татарстан Яшьләр Хөкүмәте сайтында 2022 елның 27 июненнән 27 июленә кадәр кабул ителә.