Мәктәп яны лагерында "Серле космос" викторинасы узды

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Дүшәмбе көнне башлангыч мәктәпнең мәктәп яны лагеренда РФ һәм ТР флагларын гимн яңгыравы астында күтәрүдән башланды.

Аннары тәрбиячеләр иртәнге гимнастика үткәрделәр. Иртәнге аштан соң, балалар өчен «Серле космос» дигән интерактив викторина оештырылды, анда балалар фильм карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр, планеталар сурәтләре төшерделәр. Җәйге кояшлы һавада йөрү - көннең аерылгысыз өлеше. Балалар «Гаилә» паркында булдылар , анда рәхәтләнеп вакыт үткәрделәр. Төштән соң балалар өчен дискотека оештырылды. Көн  бик күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International