Районның үсеш рейтингы берничә позициягә үсте

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Ютазы районы социаль-икътисади үсеш рейтингында югарырак күтәрелгән.

2019 елда безнең район Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингында 37нче урынны биләсә, 2022 елда (май ае мәгълүматлары буенча) безнең район 21нче урынны алган, шул рәвешле 16 позициягә югарырак күтәрелгән.

 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча рейтинг ай саен формалаштырыла. Аны төзү өчен үзебездә җитештерелгән товарларны озату, предприятиеләрнең өстәмә бәя күләме, салым һәм салым булмаган керемнәр, төп капиталга инвестицияләр, файдалануга торак йортлар тапшыру, авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе, хезмәт хакының сатып алу сәләте, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе кебек күрсәткечләр кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International