Татарстанлыларга күпме уңышка исәп тотылуы турында 27 июльдә 10.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстан төбәге белән идарә итү үзәге аккаунтында « Татарстанда уңыш: ни көтәргә?» турыдан-туры эфирында сөйләячәкләр.
Эфирда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашачак. Эфир темасы буенча сорауларны трансляция астында https://vk.com/tsur_16 аккаутында комментарийларда бирергә мөмкин.