Мәктәптә укуын дәвам итәргә киеме булмаган

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Салкын - Чишмә авылында яшәүче Галимҗан Хәкимовның тормыш юлы - илебезнең тулы бер тарихи чоры.

Теләсә нинди эпохаль вакыйгалар артында кешеләр тора. Кайберләренең исемнәре  -  бөтен дөньяга билгеле, ә кайберләре – тыныч кына үз эшен башкарган. Шуның белән бергә, алар - җир тоткасы.

- Туган авылымда дүрт еллык мәктәпне тәмамладым, - дип сөйли 89 яшьлек Галимҗан ага, - ә бишенче сыйныфка Кәрәкәшле мәктәбенә киттем. Әмма башымда уку түгел, ә нәрсә кияргә, дигән уйлар. Өйдә биш малай, мин аларның кечесе. Апам 1936 елда туган. Әти сәламәтлек торышы буенча һәм яше буенча сугышка бармады. Күп һәм авыр эшләде. Әмма тормышны чак-чак очын-очка ялгап алып бардык. Сугыш вакытында да колхозчы хезмәтен үзең өчен дип әйтә алмыйсың.

 

Хикәятебез герое сүзләренә караганда, Салкын Чишмәдә эшләүче Фрунзе исемендәге колхозда нибары бер хәлсез ат - әйтик, янгын булган очракта кизүлектә һәм  ике үгез калган. Малкайлар  туя ашамаганнан хәлсез. Чәчү вакытында Галимҗанның әтисе кулдан чәчкән. Белемле игенчеләр һәм белгечләр кытлыгы, шуңа күрә һәр гектардан 5-6 центнер уңыш чыга. Җир эшкәртергә кеше дә юк, техника да юк. Шуңа күрә Галимҗанның нигә мәктәпкә йөрмәве аңлалашыла да. Гаилә икмәк күрми. Иртә яздан авыл халкы басуга, кыштан соң калган бәрәңгене җыярга йөри. Басуда бер башак та калдырмыйлар. Авылда кул тегермәне булган, «алтын» башаклар суктыралар, бодайдан похлебка, ботка пешергәннәр. Колхозчыларга көнгә өч тапкыр шулпа ашатканнар. Шуңа күрә мәкаләбез героеның 11-12 яшеннән колхозда эшләве гаҗәп түгел. Еш кына төннәрен дә басуда уздырырга туры килә.

 

Күрше Ак-Чишмә авылында ач булмыйлар

 

Кырыгынчы еллардагы сугыш вакытында безнең районның якын-тирә кече авылларының һәркайсында үз колхозы эшли. "Ак-Чишмә" колхозында Габделбәр Фәхриев рәислек итте, ди Галимҗан ага.

- Ул белемле игенче иде, - дип ассызыклый ул. - Безнең авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә аны бик яраталар. - Фәхриев туфрак эшкәртү рәтен белә иде, яңа орлыклар белән эшләде, шуңа күрә биредә басу-кырлар икмәкле булды. Бәйрәкә юлындагы Ак Чишмә, Көчле Елга, Ташкичү халкы үз вакытында Казан ягыннан килеп утырганнар. Алар җирдә нык басып торучылар. Әйтик, безнең якларда бакчачылык эшенә алардан өйрәнделәр. Элек җирле халыкның җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары турында ишеткәне дә булмый. Бу эш Көчле-Елгада башланып китте. Ташкичүдә, сүз уңаенда, Фәттахова фамилияле хатын-кыз рәис иде. Аның исеме хәтердән чыккан.

Сугыштан соң колхозларны зурайту китте. Шулай итеп, Ак-Чишмә, Салкын-Чишмә, Кочле-Елга, Җәүмәт авылларындагы хуҗалыклар «Гигант» дип исемләнгән бердәм колхозга берләште. Аның белән шул ук Фәхриев идарә итте. 1947 нче елда икмәкнең уңышы да уңай якка үзгәрде һәм халык җиңеллек тоя башлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International