Урыссу башлангыч мәктәбе мәктәп яны лагереның сигезенче көне "Барысы да сәламәтлек өчен!" шигаре астында “Авырмачы - сәламәт бул» темасына багышланды.
Мәктәп яны лагере иртәсе зарядка белән башланып китте, аннары балалар «Яшелчә, җиләк-җимеш һәм файдалы ашамлыклар» викторинасында актив катнаштылар. Балалар үзләренең җиләк-җимеш һәм яшелчәләр турында белемнәрен күрсәттеләр, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.
Көн ахырында балалар «Үсемлекләргә сәламәтлек артыннан» дигән темага «Могҗизалар кыры» уенында катнаштылар.