Ишегалды лагерьларына йөрүче укучылар янгын частендә булдылар

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Балалар бик канәгать калдылар. Янгын сүндерүчеләр үз һөнәрләре турында сөйләделәр, янгын сүндергәндә кирәк булган җайланмалар һәм җиһазларны күрсәттеләр.

Балалар үзләрен чын янгын сүндерүчеләр итеп тойдылар, экипировка киеп карадылар һәм янгын машинасы эченә керделәр. Хис-кичерешләр – артыгы белән, экскурсия уңышлы узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International